Газета себерке укырга последний номер

  • 14:39
    Чирмешән районының элеккеге «главасы» Минсәгыйть Шакиров вафат

  • 17.01
    «Полиционер». Тинчурин театры. 18:30

  • 18.01
    «Әбүгалисина» спектакле («Апуш» студиясе), КЦ «Чулпан», 18:00

  • 18.01
    «Күрәсем килгән иде…»Тинчурин театры. 18:30

  • 19.01
    «Төш». Тинчурин театры. 18:30

  • 20.01
    «Чулпан». Тинчурин театры. 18:30

  • 22.01
    «Карурман». Тинчурин театры. 17:00

  • 26.01-27.01
    «Идегәй».Тинчурин театры. 18:30

  • 28.01
    «Кияү урлау». Тинчурин театры. 17:00

  • 29.01
    «Утка очкан күбәләктәй…»Тинчурин театры. 17:00

  • 01.02
    «Беренче мәхәббәт». Тинчурин театры. 18:30

  • 02.02
    «Гомер буе сине көтәм». Тинчурин театры. 18:30

  • 03.02
    «Мәдинә». Тинчурин театры. 18:30

  • 04.02
    «Эх, алмагачлары!» Тинчурин театры. 17:00

  • 05.02
    «Кияүләр». Тинчурин театры. 17:00

  • 07.02
    «Назлы кияү». Тинчурин театры. 18:30

  • 07.02
    «Гәүһәр» нәфис сүз һәм татар биюе фестивале, КЦ «Чулпан», 15:00

  • 10.02
    Концерт группы Кино. Татнефть Арена. 19:00

Бүген кемнәр туган

  • 16 Гыйнвар


  • Мөнир Вафин — шагыйрь


  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) — галим, җәмәгать эшлеклесе


  • Гөлназ Солтанова — җырчы


  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) — язучы


  • Эш эзлим кучеп китергэ Риза. Башлангыч класс укытучысы. 89393944148(Ватсап


  • Продам уютную,теплую 1-комнатную квартиру в прекрасном районе с хорошей планировкой.Микрорайон очень развитой инфраструктурой,в плане станция метро «Сахарова».В шаговой доступности ТЦ МЕГА,ТЦ Академик,Евроспар,Акимбо,Максимус,Спорткомплекс АК Буре,школы,аптеки,лет.сады итд.Чистый подъезд,отличные соседи, ухоженный двор,детская площадка,всегда свободные парковочные места. Собственник,без долгов и обременении.89274545700.


  • Двухкомнатную квартиру 61 кв.м с просторной кухней на Краснококшайской 119, в трех остановках троллейбуса от энергоуниверситета. Современный ремонт. Индивидуальное отопление, два холодильника, посудомоечная машина, стиральная машина, микроволновка, пылесос, кондиционер, сушилка, гладильная доска. Мебель ИКЕА. Есть все необходимое для жизни. Цена: 30 тыс.+ коммунальные платежи. Депозит
    10 тыс. Собственник.89179237305


  • ПРАВО-БУЛАЧНАЯ урамында урнашкан 1 булмэле фатирга татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез яшэргэ кортэбез! 89957664503


  • Үзебезнең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы карабодай балы сатыла. 3 литры-1300сум. Казан шәһәре буенча китереп мөмкинлеге бар. 89625497103


  • генератор озона чистая вода воздух еда цена 10.500р тел 89375970867 актаныш новая


  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур


  • мамык шэллэр сатам этнэ ройоны 89053184712


  • Казан каласында 1 булмэле фатир сатыла Кирпич ой 2011 тозелгэн,89053772306


  • Установка снегадержатели, вадосточное система. Кровельная работа
    89506660021
    Казань

© 2011 — 2023. Сөембикә. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Сөембикә
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67913 от 6.12.2016 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Маликова Лариса Николаевна
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-09-77

E-mail редакции: suumbike@tatmedia.com, ssuum@yandex.ru
Для сообщений о фактах коррупции suumbike.dir@tatmedia.com

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Яндекс.Метрика

16+

Себерке / Семейные истории

Поучительные любовные и семейные истории, человеческие судьбы.

Доставка заказной бандеролью изменить;

Газета выходит 24 в год;

вес 31 гр.;

Прием подписки остановлен
Прием подписки остановлен


Тел/факс: +7(499)391-5736

Ваш заказ: 0 изданий на сумму 0.00р.

Издания отсутствуют

Выберите месяцы

Количество:

Чтобы посмотреть цену, выберите месяц окончания подписки

Оформить подписку с

Вы заказываете подписку по акции.

Участие в акции подразумевает подписку
и не предполагает изменение периода подписки.

Чтобы изменить период подписки удалите издание
из заказа и добавьте его на удобный Вам период
без указания промокода.

на год price р.
на полгода price р.
на месяц price р.

Купон:

Вы ввели неправильный код

Данный купон уже использован

Үзем шактый олы яшьтә булуыма карамастан, заманнан калышмаска тырышам, “Одноклассники” социаль челтәрендә дә утырам. Яшьлегемдә язмыш җилләре мине дөньяның кайсы почмагына гына илтеп ташламады да, юллар кайларда гына йөртмәде. Әнә шул “Одноклассники” аша элекке танышларым, дусларым белән әле дә аралашып, хәл белешеп торабыз. Берсендә, эзләнә торгач, Казахстандагы дустым Любаны да таптым. Телефон номерларын алышып сөйләштек. Минем тавышымны ишетүгә елап ук җибәрде ул хәтта. Аяныч вакыйгаларны искә төшерү бик авыр булса да, Люба белән бәйле кайбер хатирәләрне газета укучыларга бәян итәм.

…Казахстан. 1976 еллар булгандыр. Ветеринария институтында укыган Любаны практика узарга зур гына совхозга җибәрәләр. Шунда ул Сергей исемле егет белән таныша. Беренче мәхәббәт, беренче очрашулар, беренче ярату сүзләре… Кыскасы, аларның мәхәббәт тарихы бик матур башланып китә. Кыз укуын тәмамлаганнан соң, яшьләр язмышларын бергә бәйли — тыйнак кына туй мәҗлесе уза. Яшьлеге, дәрте ташып торган Сергей механизатор булып эшли: алны-ялны белмичә гаиләсе өчен тырыша. Люба да ул эшләгән совхозга мал табибы булып эшкә урнаша. Сергей белән Любаның хезмәттәшләре: “Алар кебек бер-берсен аңлап, санлап эшләүче дә, яшәүче дә юк иде”, — дип искә алалар. Уллары тугач, нәкъ әтисенеке кебек булсын дип, Сергей дип исем кушалар. Бала ялында озак утырмый Люба — терлекләре янына фермага ашыга. Ике авыл арасына юл салу эшләре башлангач, бик тырыш џәм эшне җиренә җиткереп башкаручы дип, Сергейны да махсус чакыртып алалар. Тракторы белән ком эттерә ул. Тәкъдир камчысының юан башы нәкъ менә Сергейга төшәсен кем белгән?! Күпме кеше күз алдында зур трактор, тәгәрмәче комда шуып китеп, әйләнеп каплана. Япь-яшь ирнең үле гәүдәсен генә тартып алалар. Әлеге фаҗига Любаны аяктан ега. Биш яшьлек улы турында да уйламый, бөтен дөньясын күрә алмас була.

Эше өчен җан атып торган хатын өеннән чыкмыйча елап ята, бар нәрсәгә кул селти. Яшь белгечләргә совхоздан бирелгән йортта яшәгән була алар. Әмма ире вафатыннан соң, биредә тәмам юләргә чыга бу дип, әти-әнисе Любаны үзләре янына алып китәләр. Тол хатынга сүз катучылар, кияүгә сорап килүчеләр дә байтак була. Әмма Сергейны оныта алмавы Любаның йөрәген боз итә — берәүгә дә ризалыгын бирми, әле алай гына да түгел, бу хакта сөйләшеп торырга да теләми. Берничә елдан соң гына тормышын Алик исемле ир белән бәйләргә була. Бер бәхетсез — гел бәхетсез, дигәндәй, аның белән дә тыныч яшәргә язмый Любага. Ир үтә дә көнче булып чыга. Эшкә чыгып киткәндә дә, өйгә кайтып кергәндә дә нахакка төрле ямьсез сүзләр кычкыра Алик. Фермада эшләүче бөтен кешегә көнли. Сүз белән генә рәнҗетүе бер хәл, елата-елата кыйный ул хатынын. Соңгы каһәрләвендә Алик пычакка үрелә. Башта кулында уйнаткалаган гына булып тора да, тәмам чыгырыннан чыгып, үзен кулда тотып кала алмыйча, Любаның битен, муенын, кулларын кискәләп бетерә. Бөтен идән, урын-җир кып-кызыл кан була. Әнисенең җан әрнүе белән кычкыруыннан өркеп, кечкенә Сергей урамга чыгып йөгерә. “Әнине үтерде, әнине үтерде”, — дип кабатлый-кабатлый әле бер, әле икенче күршеләренә керә сабый. Тиз арада милициягә хәбәр итеп, Аликны кулга алалар. Әнә шул рәвешле генә Люба залим ирдән котыла.

Мин үзем бу вакыйгаларның шаһите булмадым, барысын да бәйнә-бәйнә Люба үзе сөйләде. Ә хәзер аның белән ничек танышып китүебез турында язып үтим. Безнең совхоз бик зур иде. Терлекчелек тармагы алга киткән. Тик менә үз эшен яхшы белгән мал табибына гына гел кытлык булды. Шулай беркөн, зоотехник белән сөйләшеп-киңәшеп торган идек, ул миңа күрше авылда гына курсташы Люба барлыгын әйтте. Кирәк булгач, нишлисең инде — Любаны үзебезнең совхозга чакыртып алдык. Белгеч буларак ике бүлмәле фатир бирдек. Иске булса да, вакытлыча яшәп торырга яраклы иде ул. Әти-әнисе авырый башлагач, аларны да үз янына алып килде. Совхоз яңа йортлар сала башлагач, яңа фатирга күченде. Әнә шулай акрын гына тормышка җайлашты Люба. Улы Сергей, мәктәпне тәмамлап, училищега керде. Бик тырыш, акыллы егет иде. Училищедан соң армияга китте, танк гаскәрләрендә хезмәт итте. Ярты елдан Любага телеграмма килеп төште: “Хәрби бурычын үтәгәндә улыгыз вафат булды”. Улының үлемен ишеткәч, Люба үзе дә тере мәеткә әйләнде. Иң шаккаттырганы шул: хәрби өйрәнүләр вакытында танк белән капланып үлгән Сергей. Танк эчендә өч егет булганнар. Калган икесе чыгып өлгергән, Сергей башы белән бик нык бәрелеп, кысылып калган. Нәрсә бу? Гадәти туры килүме, әллә язмышлар уртаклыгымы? Әтисенә охшатып исем кушылган егетнең үлеме дә нәкъ әтисенеке кебек бит. Дүрт солдат Сергейның гәүдәсен цинк табутта кайтардылар… Люба өчен мәхшәр көннәре башланды. Ике иң газиз кешесен югалту белән килешә алмады ул. Елаудан башканы белмәде, берәүне дә күрергә теләмәде. Эштән китте. Өендә бикләнеп ята башлады. Нәкъ шул көннәрдә безнең совхозга күрше авылдан бер ирне эшкә җибәрделәр. Беренче карашка бик сәер генә тоелган иде миңа Георгий: артык ачылып та китми, басынкы гына холыклы, күзләре дә моңсу. Үзем сүзгә кесәгә керүчеләрдән булмагач, аралашырга яраткач, мин аның күңел кылларын тартып карыйсы иттем:

— Георгий, үзең турында сөйлә әле. (Минем кул астында эшләүчеләр турында белмичә калып булмый ләбаса). Мин менә Дания апаң булам, гаиләм, балаларым бар. Ә синең?

— Сорамавың хәерле, Дания апа, — ди бу миңа. — Менә шундый кызыксынучан кеше инде мин, энем. — Минем дә гаиләм бар иде… — диде ул авыр көрсенеп.

— Тыныч кына гаилә тормышыбызны хыянәт бозды. Хатыным бер алман ире белән чуалды. Аерылып, улыбызны үзе белән Германияга алып китте. Кызым минем белән яшәп калды. Хатыным киткәч, бик гарьләндем. Хатын-кызларга карата гомумән ышанычым бетте дисәм џич ялган булмас. Күпме еллар узса да, йөрәк ярасы төзәлми. Инде кызымны кияүгә бирдем. Ул гаиләсе белән күрше авылда гына яши. Менә шундыйрак минем язмышым, Дания апа. Мактанып сөйләрлек берни юк.

— Минем сине бик яхшы күңелле хатын белән таныштырасым килә, — дидем Георгийга. Күңелемнән генә Люба белән кавыштырырга кирәк боларны дип уйладым. Нәрсәнең нәрсә икәнен белеп торсын өчен, Люба турында, аның күпме хәрсәт чигүен сөйләп бирдем.

— И-и, Дания апа, аның минем белән танышасы килмәс шул.

— Килер! Танышасы да, кавышасы да килер! Мин тотынсам, эшне ярты юлда калдырмыйм, — минәйтәм.

Фермада җыелышлар уза торган бүлмә бар иде. Георгийны шул бүлмәгә кертеп утырттым да, телефоннан шылтыратып Любаны чакырдым. Килде Люба. Башына яулык бәйләгән. Йөзе суырылып калган, күзләре эчкә баткан, карчыкларга охшап тора. Тартып-сузып тормадым, шундук ниятемне әйттем.

— Дания апа, бернинди ирне күрәсем, сөйләшәсем килми, гарык булдым мин алардан, — диде Люба.

— Ашыкма, Георгий андый түгел. Тормышта күпне күргән. Күңелем белән сизәм: сезнең “җен”нәрегез килешеп тора.

— Алайса, уйлап карарга була инде… Миңа шул да җитә калды: Любаны Георгий утырган бүлмәгә алып кердем. Сөйләшегез, аңлашыгыз дип, икесен калдырып киттем.   Икенче көнне үк Люба эшкә чыкты. Георгий белән матур гына сөйләшеп йөри башлады. Егерме көн узгандырмы-юкмы, бергә кушылдылар. Бүгенге көндә дә бергә, матур гаилә булып яшиләр. Тормыш гел югалту-сагышлардан гына тормый, бәхетле табышлары да була аның диясем килә.

"Себерке" газетасы

Себерке : бәхетсез гаиләләр гыйбрәтле язмышлар турындагы газета

Карточка



Себерке : бәхетсез гаиләләр гыйбрәтле язмышлар турындагы газета / гамәлгә куючы (учредитель): Заһид Борис улы Мәхмүтов (Заһид Мәхмүди). — Казан шәһәре, 2009 -. — 30 см.

В подзаг.: 2011, № 1 (1/15 янв.) — 10 (15/31 мая) бәхетсез гаиләләр, өйгә кайтмый торган әтиләр һәм әниләр, азгын хатыннар, үкенечле язмышлар, үксез балалар турындагы газета; 2011, № 11 (1/15 июня) — 15 (21/31 июля) бәхетсез гаиләләр, азгын ирләр һәм хатыннар, үкенечле язмышлар турындагы газета; 2011, № 16 (1/10 авг.) — 2014, № 48 (22/31 дек.) бәхетсез гаиләләр, үкенечле язмышлар турындагы газета; 2015, № 1 (1/11 янв.) — бәхетсез гаиләләр гыйбрәтле язмышлар турындагы газета

Описание

Заглавие Себерке : бәхетсез гаиләләр гыйбрәтле язмышлар турындагы газета
Дата поступления в ЭК 20.09.2011
Каталоги Газеты
Сведения об ответственности гамәлгә куючы (учредитель): Заһид Борис улы Мәхмүтов (Заһид Мәхмүди)
Выходные данные Казан шәһәре, 2009 —
Физическое описание 30 см
Примечание В подзаг.: 2011, № 1 (1/15 янв.) — 10 (15/31 мая) бәхетсез гаиләләр, өйгә кайтмый торган әтиләр һәм әниләр, азгын хатыннар, үкенечле язмышлар, үксез балалар турындагы газета; 2011, № 11 (1/15 июня) — 15 (21/31 июля) бәхетсез гаиләләр, азгын ирләр һәм хатыннар, үкенечле язмышлар турындагы газета; 2011, № 16 (1/10 авг.) — 2014, № 48 (22/31 дек.) бәхетсез гаиләләр, үкенечле язмышлар турындагы газета; 2015, № 1 (1/11 янв.) — бәхетсез гаиләләр гыйбрәтле язмышлар турындагы газета
Язык Татарский

  • Газета самур последний номер
  • Газета призыв владимир свежий номер
  • Газета президент свежий номер тюняев
  • Газета прамень столбцы последний номер читать
  • Газета на обои телефон